Махсус хәрби операция башланганнан бирле Татарстанның Кулланучылар кооперациясе оешмасы тарафыннан 123 млн сумлык гуманитар ярдәм күрсәтелде.
Бу хакта Татарстан Кулланучылар җәмгыятьләре һәм кооперативлары җыелышында Татпотребсоюз идарәсе рәисе Рашат Шәймәрданов хәбәр итте.
«Хезмәткәрләр һәм ветераннар маскировка челтәрләре, окоп шәмнәре һәм сугышчыларга кирәкле башка әйберләр ясауны үзләштерделәр», - диде ул.
Шәймәрданов сүзләренчә, кулланучылар кооперациясенең үз базалары ярдәмендә район оешмаларыннан һәм тәэмин итүчеләрдән гуманитар ярдәм кабул итү, эшкәртү, саклау һәм китерү тәэмин ителгән.
«Махсус операциядә катнашучыларның гаиләләренә ярдәм итүгә аерым игътибар бирелә», - дип ассызыклады ул.
Нет комментариев