Таһир Шәмсуаров: Апрель бирде безгә Тукайны!
Якташ шагыйребез, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Таһир Шәмсуаров бөек шагыйрь Габдулла Тукай рухы белән яши бу көннәрдә.
Апрель бирде безгә Тукайны!
Бер карасаң күпме гомер узган,
Онытып булмый менә бу айны.
Яз килүгә күңел эреп китә,
Апрель бирде безгә Тукайны!
Мин үзем дә апрель баласыдыр,
Заман башка беләм, чор башка.
Миңа да бит ходай каләм биргән
Нигә әле шигырь язмаска?!
Торган саен якыная бара,
Йөз кырык ел тулды Тукайга.
Ул бәхәссез халкым горурлыгы,
Без бәхетле җирдә ул барда!
Бер нәрсәгә менә инанамын,
Кояшлы көн туса бигрәк тә.
Онытылмый торган бөек зат бар
Халкым барда Тукай йөрәктә!
Беләсезме, сагынулар тарта,
Замандашым, менә шуны бел.
Һәр татарның йөрәгендә яши
Милләт горурлыгы “Туган тел”!
Бер карасаң күпме гомер узган,
Онытып кара менә бу айны.
Яз килүгә бер горурлык җанда
Апрель бирде безгә Тукайны!..
“Мин Тукай телен беләм”
Җир йөзендә һәр милләт тә
Горурлана тел белән.
Татар авылыннан мин,
Мин ана телен беләм!
Яңа Иштирәктә тудым,
Гади сала баласы.
Республикам Татарстан,
Ә Казан башкаласы!
Мин хәтфә яшел чирәмнән
Яланаяк йөгергән.
Шигырь дигән илаһи моң
Күчкән җанга Шөгердән!
Пушкин теле дә ят түгел,
Беләм, аралашамын.
Туган теле, әни теле
Тарта адәм баласын!
Илһам килсә шул мизгелдә
Кулга каләм аламын.
Шигырь туса җырлый башлыйм,
Милли көйгә саламын!
Бер горурлык яши җанда,
Сездә дә бар ул, беләм.
Татарстанда яшим мин,
Мин Тукай телен беләм!
Таһир Шәмсуаров
Р.Мостафина фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев