Таһир Шәмсуаров: Күңел түрләрендә яши бирә, янәшәдән атлый Җәлилләр!..
Якташ шагыйрь, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Таһир Шәмсуаровтан герой-шагыйрь М.Җәлилнең 120 еллыгына шигъри язма.
Таһир Шәмсуаров
Янәшәдән атлый Җәлилләр
Узган сугыш онытыла алмый,
Саекмаска тиеш хәтерләр.
Батырлыкка йөз ел тулганда да
Янәшәдән атлар Җәлилләр!
Күз алдына китерә аласызмы,
Җәлилчеләр тимер читлектә.
Сагынмыйча түзеп кара менә
Күңелләре илдә, иректә!
Тын камера, төгәл бер сәгатьтән
Палач кулына алыр балтасын.
Үлем көткәнлеген белә торып
Шагыйрь ничек шигырь язган соң?!
Кайтыр диеп көтте Әминәсе,
Төшләрендә күрде Чулпаны.
Үлемне дә җиңгән Җәлил сыман
Яратырга кирәк Ватанны!
Шигырьләрең кайтып җитте Җәлил,
Ятлар аны туар гасырлар.
Батырлыгын сөйләп бирде безгә
“Моабит”та туган бу җырлар!
Ничәнче кат Җәлил туган көндә,
Тотамын да шигырь язамын.
Кызы Чулпан китап сузды миңа
Кызыл тышлы Җәлил китабын!
Каһарманнар онытылмасын дисәң,
Сакмаска тиеш хәтерләр.
Күңел түрләрендә яши бирә,
Янәшәдән атлый Җәлилләр!..
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев