Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Таһир Шәмсуаров: Нигә чыктым бакчага, кайсы җирем ошамады...

Бал кортына

 

 

Нигә чыктым мин бакчага,
Ни чуртыма?!
Кайсы җирем ошамады
Бал кортына...


Тапкан имеш чага торган
Җайлы урын.
Йодрык кадәр бәрәңгедәй
Малай борын.


Ярый әле өйгә чаптым
Чаккан мәлгә.
Көтелмәгән күңелсезлек
Миңа нигә?


Әнисе дим, өйдә торсын
Бала-чага.
Урам түгел, бакчада да
Кортлар чага!


Ике күз дә менә хәзер
Күрер-күрмәс.
Салган диеп дус-ишләр дә
Кулын бирмәс...

Эшемнән дә хәвеф-хәтәр
Җиле исәр.
Юклы-барлы акчаны да
Хуҗа кисәр!

Никләр чыктым мин бакчага,
Ни чуртыма?!
Нинди начарлыгым тиде
Бал кортына...

Таһир Шәмсуаров

фото: https://pixabay.com/ru/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев