Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстан Дәүләт хезмәтләре порталында 2022 елда төзекләндереләчәк объектлар өчен тавыш бирү башланды

Мобиль кушымта аша да тавыш биреп була.

 

Татарстан Дәүләт хезмәтләре порталында 2022 елда төзекләндереләчәк объектлар өчен тавыш бирү башланды.

Бу хакта ТР Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы хәбәр итә.

Иҗтимагый киңлекләрдән тыш, республика халкы «Безнең ишегалды» республика программасы кысаларында ремонтланачак 200 ишегалдын билгели, шулай ук Казансу елгасын чистарту стратегиясен гамәлгә ашыру кысаларында өстенлекләрне сайлый алачак.

Тавыш бирүдә катнашу өчен https://uslugi.tatarstan.ru/ сылтамасы аша керергә. Анда тавыш бирү баннеры тора.

Төзекләндерү объектлары өчен ТР Дәүләт хезмәтләре мобиль кушымтасы аша да тавыш бирергә мөмкин. Сораштыруда катнашыр алдыннан кушымтаны яңартырга (обновить дигән җиргә басып) кирәк булачак.

 Тавыш бирүдә бер генә тапкыр катнашырга мөмкин. Төзекләндерү объектлары өчен тавыш бирү 30 майга кадәр дәвам итә.

https://digital.tatarstan.ru/index.htm/news/1969047.htm

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев