Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы көне уңаеннан халыкка мөрәҗәгать итте.
Хөрмәтле татарстанлылар! Сезне дәүләт бәйрәме – Республика көне уңаеннан тәбрик итәм.
Тарихының яңа чорында Татарстан күп кенә социаль-икътисадый күрсәткечләр һәм халыкның тормыш сыйфаты ягыннан илнең алдынгы төбәкләренең берсе буларак танылды.
Хаклы рәвештә аның терәк субъектына әйләнде һәм бүгенге көндә дәүләтнең алгарышына, Россиянең оборона мөмкинлекләрен, технологияләр ягыннан үсешен һәм куәтен тәэмин итүгә мөһим өлеш кертүен дәвам итә.
Татарстанда 175 милләт вәкиле үзара дус һәм тату гомер кичерә. Президентыбыз Владимир Владимирович Путин тарафыннан игълан ителгән Халыклар бердәмлеге елында без бу турыда аеруча горурлык хисе белән белдерәбез. Киләчәктә дә республика халыкларының мәдәниятләрен, гореф-гадәтләрен һәм телләрен саклау һәм үстерү, мәдәни мирас объектларын, изге ядкарьләребезне торгызу өчен тырышлык куячакбыз.
Татарстанның көче һәм төп байлыгы – кешеләр: бүген республикада 4 миллионнан артык граждан яши.
30 августта, Республика көнен бәйрәм иткәндә, беренче чиратта, без хөрмәтле ветераннарыбызга, зур төзелешләрне башлап йөрүчеләргә, эшчәнлекнең барлык өлкәләрендәге хезмәт династияләре вәкилләренә, Электрон мактау тактасы лауреатларына, шулай ук туган җиребездә тынычлыкны саклаучыларга олы хөрмәтебезне һәм котлау сүзләребезне җиткерәбез.
Бүгенге көндә меңләгән татарстанлы махсус хәрби операция барышында Ватанны батырларча саклый – без алар белән горурланабыз һәм Җиңүгә ышанабыз!
Форсаттан файдаланып, читтән куркыныч янау шартларында бердәмлекләре һәм яраткан республикабыз үсешенә өлеш кертүләре өчен барлык татарстанлыларга рәхмәт белдерәм.
Кадерле дуслар! Әлеге күркәм бәйрәм күңелегездә матур тәэсирләр калдырсын, үз-үзегезгә ышанычыгызны арттырсын һәм яңа уңышларга рухландырсын! Һәммәгезгә бәхет һәм иминлек телим!
Татарстан Республикасы көне мөбарәк булсын!» – диелә Татарстан Рәисе котлавында.
Нет комментариев