Ялларда кайбер урыннарда бераз яңгыр яварга мөмкин.
Татарстанда октябрь башы салкын сентябрьга караганда җылырак булачак. Бу һава торышына антициклон йогынты ясаячак.
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр иткәнчә, салкын төннәрдән соң җылыначак. Төбәк буенча төнлә һәм иртән урыны белән томан төшәчәк.
Метеорологларның якынча мәгълүматлары буенча, шимбә, 2 һәм 3 октябрьдә, республика территориясендә тыныч һава торышы көтелә, явым-төшем ихтималы аз булачак. Ялларда кайбер урыннарда бераз яңгыр яварга мөмкин.
Төнлә һава температурасы +2.+7 градус булачак, ә көндез +9.+14 градуска кадәр җылытачак.
https://tatar-inform.tatar/news/ecology/30-09-2021/tatarstan-sinoptiklary-oktyabrd-so-ga-kalgan-bil-r-chuagy-bulachak-dip-v-g-d-it-5839639
Нет комментариев