Татарстан укучыларының ата-аналары Россия мәгариф министрына сорау бирә алачак
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстан укучыларының ата-аналары Россия мәгариф министрына сорау бирә алачак

Татарстан мәктәпләре укучыларының ата-аналары Россия мәгариф министры Сергей Кравцовка сораулар җибәрә ала.

Мәгариф министрлыгы башлыгы аларга 28 августта VIII Бөтенроссия ата-аналар җыелышы вакытында туры эфирда җавап бирәчәк.

«Аралашу илнең төрле төбәкләреннән диалогка кушылу форматында узачак. Очрашуны онлайн-трансляция вакытында күзәтергә мөмкин булачак», диелә Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәрендә.

Министрга сорауны 20 августка кадәр Гомумроссия ата-аналар җыелышы сайтында, махсус биттә бирергә мөмкин.

Гомумроссия ата-аналар җыелышы 2014 елдан башлап ел саен уздырыла.

 

https://tatar-inform.tatar/news/science/11-08-2021/tatarstan-ukuchylaryny-ata-analary-rossiya-m-garif-ministryna-sorau-bir-alachak-5833419


Нет комментариев