Татарстанда автобусларда пассажир йөртүне оештыруда 300дән артык кагыйдә бозу очрагы ачыкланган
Татарстанда быел пассажир автобусларында кагыйдә бозуның 300 очрагы ачыкланган.
ТР дәүләт автомобиль күзәтчелегенең автотранспорт, автоюл күзәтчелеге һәм халыкара контрольдә тоту үзәк бүлеге җитәкчесе Гыйльфан Батталов сүзләренчә, нигездә пассажирларны законсыз йөртү, машина йөртүчеләрнең хезмәт һәм ял режимын сакламау, заказ буенча пассажир һәм багажны йөртү кагыйдәрен бозу, автобусны куллану тәртибен бозу кебек җитешсезлекләр ачыкланган.
Җитәкче сүзләренчә, автобусларда пассажир йөртүне оештыруны тикшерү рейдлары графигы булдырылган. Бу юнәлештә эш дәвам итәчәк. Рейдлар бер айга дүрт мәртәбә үткәрелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев