Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстанда бер хатын-кыз урамда хәле начарланган ир-атның телефонын урлаган

Әлеге факт нигезендә «Талау» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

Урамда хәле начарланган 55 яшьлек ир-атның телефонын урлаганнар.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Яшел Үзән районы буенча бүлеге матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, 17 апрельдә исерек хәлдәге ир-атның тимер юл станциясеннән өйгә кайтып килеше булган. Кайсыдыр мизгелдә хәле начарланып, ул җиргә егылган. Ир-ат яныннан үтеп баручы хатын-кыздан такси чакыртуын сораган һәм шалтырату өчен үз телефонын биргән. Боларның барысы да видеокамерага эләккән.

Хатын-кыз, үз чиратында, таксига шалтыратырга җыенам дигән кыяфәт ясаган, аннары телефонны күтәреп вокзал ягына таба йөгергән. Ир-ат аның артыннан чапса да, куып җитә алмаган. Шуннан соң ул полиция бүлегенә мөрәҗәгать иткән.

Тәртип сакчылары телефон карагының шәхесен ачыклаган һәм аны «кайнар эз»дән тоткарлаган. Ул Түбән Карамалы бистәсендә яшәүче 32 яшьлек хатын-кыз булып чыккан. Әлеге факт нигезендә «Талау» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. 

Чыганак

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев