Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстанда дүрт юлны ремонтлауга тагын 1 млрд сум бүлеп биреләчәк

Татарстан Хөкүмәте гомуми бәясе 1 млрд сумнан артып киткән дүрт юл проектын эшләтеп җибәрә.

Программа регионның автомобиль инфраструктурасын яңартуга юнәлдерелгән.

Иң зур капитал салулар Кама Аланы – Шереметьевка трассасының 10 нчы километрдан 13 нче километрга кадәрге участогында каралган. Бу эшләргә 449 млн сумга якын акча юнәлдереләчәк, аны 2028 елның октябренә тәмамларга планлаштыралар.

Канаш – Суык-Чишмә юлын реконструкцияләү якынча 182 млн сумга төшәчәк. Контракт буенча эшләр 2026 елның ноябренә тәмамланырга тиеш.

Тагын бер зур  проект – Бөгелмә – Азнакай трассасы участогын модернизацияләү. Аның бәясе, федераль субсидияләрне дә кертеп, 412,5 млн сум тәшкил итә. Эшләрне тәмамлау шулай ук 2028 елның көзенә билгеләнгән.

Моннан тыш, Яр Чаллы – Зәй – Әлмәт магистрален ремонтлауга 39 млн сум бүлеп бирелгән. Бу участокта эшләр 2026 елның җәенә тәмамланырга тиеш.

Барлык проектларны финанслау Татарстан бюджеты һәм федераль ярдәм хисабына тәэмин ителә. Аны гамәлгә ашыруны «Главтатдортранс» дәүләт учреждениесенә йөкләделәр.

 

Татар-информ

фото6 Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев