Татарстанда ел башыннан алып исерек машина йөртүчеләр гаебе белән 26 кеше һәлак булган
Алкоголь кулланып, рульгә утыру ахыры аяныч.
Татарстан юлларында ел башыннан алып исерек хәлдәге машина йөртүчеләр гаебе белән 26 кеше һәлак булган. ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе идарәсе башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Айрат Сәмигуллин «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шул хакта сөйләде.
«Исерек хәлдә машина йөртү - юл йөрү кагыйдәләрен тупас бозу санала. Ел башыннан исерек машина йөртүчеләр катнашында 86 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 26 кеше һәлак булган, 121е төрле тән җәрәхәтләре алган. Узган елның шул чоры белән чагыштырганда аварияләрнең төп күрсәткечләре кимү күзәтелә, юл-транспорт һәлакәтләре саны - 51 очракка, үлүчеләр саны – дүрткә, имгәнүчеләр 46 кешегә азайган», - дип өстәде ул.
Ул моннан берничә көн элек булган юл-транспорт һәлакәтен алкоголь куллануның юлда кеше гомерләрен харап итүенә мисал итеп китерде. Искәртеп үтәбез, 12 августта Югары Ослан районында коточкыч юл-транспорт һәлакәте булган. Volkswagen автомобиленең 54 яшьлек йөртүчесе, каршы як полосага чыгып, «Лада Калина» һәм «Лада Искра» машиналары белән бәрелешкән. Һәлакәт нәтиҗәсендә «Лада Искра» автомобиленең пассажирлары – хатын-кыз, шулай ук ике бала һәлак булган. Тагын биш зыян күрүчене хастаханәгә озатканнар.
Фото: татар информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев