Фаҗига Актаныш районында, Татар Ямалы авылы янында килеп чыккан.
«Татар-информ» агентлыгына билгеле булганча, фаҗига кичә кичке җиделәр тирәсендә республиканың Актаныш районында, Татар Ямалы авылы янында килеп чыккан.
Башлангыч мәгълүматлар буенча, «УАЗ» фургонының йөртүчесе идарәсен югалткан, шуннан соң автомобиль кулдан ясалган күпердән Агыйдел елгасына төшеп киткән һәм бата башлаган.
Бу вакытта машинада дүрт кеше булган. Аларның икесе автомобильдән чыгып өлгергән, ә тагын бер пассажир һәм шофер салонда калган. Аларның мәетләрен, елгадан чыгарып, полицейскийларга тапшырганнар.
Батып үлгән ир-атлар 38 һәм 39 яшьтә булган.
Нет комментариев