Татарстанда Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре Кама елгасында дүрт ир-атны коткарган. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсендә «Татар-информ» агентлыгына хәбәр итүләренчә, ир-атлар Красный Бор авылы янында көймәдә йөргән.
Көчле җил чыгу сәбәпле зур дулкыннар күтәрелгән һәм көймә аздан гына әйләнеп капланмаган. Ир-атлар камышлар арасына кереп өлгергән һәм 112 телефоны буенча ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән.
Килгән коткаручылар махсус йөзмә чара ярдәмендә 36, 22, 27 һәм 47 яшьлек ир-атларның барысын да яр буена алып чыккан. Беркемгә дә медицина ярдәме кирәк булмаган.
Фото: Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсенең МАКСтагы каналы
Нет комментариев