Татарстанда концертлар утыру урыннары булмаган бию заллары һәм фан-зоналар ябык хәлдә узачак.
Бу хакта Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте.
«Фан-зоналар һәм бию заллырын ачу өлешендә оештыручыларга тыю бар. Оештыручылар һәм Оператив штаб белән килешенде, фан-зонага чыгуны тыйган хәлдә утыру урыннары гына булырга тиеш. Чарада оештыручылар төгәл күзәтәчәк», — диде спикер.
Любовь Авдонина яңа кагыйдәләр буенча концертлар 23 сәгатькә кадәр төгәлләнергә тиешлеген искә төшерде. Шулай ук концерт дәвамында битлек кию дә мәҗбүри, ә мәйданчыкта антисептиклар булырга тиеш.
https://tatar-inform.tatar/news/culture/02-11-2020/tatarstanda-kontsertlar-fan-zonalar-yabyk-bulgan-h-ld-uzachak-5782966
Нет комментариев