Татарстанда скутерда йөргәндә юл коймасына бәрелгән үсмер үлгән
Юл һәлакәте Казан-Ульяновск-Канаш трассасының икенче километрында булган.
Кичә иртән Казан-Ульяновск-Канаш трассасының икенче километрында юл-транспорт һәлакәтендә үсмер малай үлгән, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ»га республика Дәүләт автоинспекциясендә.
Якынча фараз буенча, 17 яшьлек үсмер идарәне югалта һәм юл коймасына бәрелә. Шуннан соң скутер белән бергә трассадан кырыйга очып төшә.
Үсмер авариядә алган җәрәхәтләрдән урында ук үлгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев