Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстанда студент хезмәт отрядлары кар көрәргә ярдәм итә ала

Әгәр идарәче компанияләр кирәк дип тапса, Татарстанның студент хезмәт отрядлары урамнарда кар көрәргә булыша ала.

Бу хакта бүген республика Хөкүмәт йортында узган брифингта сүз барды.

Татарстанның яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров, быел кар бик күп булганлыктан, студентларны ишегалларында кар көрәргә җәлеп итү мөмкин эш булуын әйтте. «Идарәче компанияләр акча түләргә әзер булса, бу процессны оештырырга була», – ди ул.

Республика студент хезмәт отрядлары үзәге директоры Василий Ислаев әйтүенчә, студентлар идарәче ширкәтләр чакырганын гына көтеп тормый, алар болай да төрле социаль объектлар янында кар көрәшә. «17 отряд быел кышын муниципаль районнарга барып, кар көрәделәр», – диде. Шәһәр урамнарын кардан арындыру буенча акчалата түләү хезмәте буенча тәкъдимнәр килсә, яшьләрнең моңа әзер булуын белдерде.

 

 https://tatar-inform.tatar

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев