Татарстанда яңа ел корпоративлары тыеламы-юкмы ?
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстанда яңа ел корпоративлары тыеламы-юкмы ?

Елның соңгы аенда - декабрьдә Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе Яңа ел корпоративларын үткәрүгә чикләүләр кертергә яки кертмәскә дигән карар кабул итәчәк.

Бу хакта  ведомство җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина әйтте.

«  Яңа ел корпоратив кичәләре 20 декабрьдә башлана. Ягъни безнең алда вакыт бар әле. Шуңа күрә декабрь башында булачак вазгыятьтән чыгып, соңгы чиктә унынчы декабрьдә өстәмә чикләүләр кертеләчәкме — юкмы икәнлеген төгәл аңларбыз», - диде спикер.

Любовь Авдонина белдергәнчә, әлегә республикада бернинди өстәмә чикләүләр дә каралмый.

 

 


Нет комментариев