Татарстанның көньяк-көнчыгышында ЮНЕСКО халыкара геопаркын төзергә планлаштыралар
Татарстанда ЮНЕСКО халыкара геопаркы проектын эшлиләр.
Инициативаны фәнни яктан ТР Фәннәр Академиясе тәэмин итә, ә концепция өстендә профильле институтлар һәм республика ведомстволары белән берлектә «ТатНИПИнефть» белгечләре эшли.
Булачак геопаркның нечкәлекләре турында Шөгер нефть музеенда фикер алыштылар. Дискуссиядә ТР Фәннәр академиясе, Карпинский институты, «Татнефть», хакимият органнары вәкилләре, район башлыклары һәм геопарклар өлкәсендәге экспертлар катнашты.
Булачак геопаркның өч бертигез максаты бар: территориянең табигый мирасын саклау, аның тотрыклы үсешен тәэмин итү һәм төбәк турында геологик һәм экологик белемнәрне популярлаштыру. Беренче этапта геопарк составына Лениногорск, Әлмәт, Чирмешән һәм Бөгелмә районнары җирләре керергә мөмкин.
Проектның үзенчәлеге – табигый һәм индустриаль мирасны берләштерүдә. Проектның төп элементларының берсе «Татнефть»нең табигатьне саклау эше булачак. Компания катнашында республикада 500дән артык чишмә торгызылган, елга ярларын төзекләндергәннәр, 34 миллионнан артык агач утыртканнар. Бу базада туристлык инфраструктурасы булдырылган инде. Геопарк концепциясенә нефть музеен да интеграциялиләр-ул мәйданчыкның агарту үзәге булачак. Моннан тыш, компаниянең индустриаль мирасы тематик маршрутлар нигезенә ятачак. Алар төбәктә нефть чыгару тарихы турында сөйләүне үз эченә алачак — нефть күренешләре турында беренче искә алулардан алып заманча эшләнмәләргә кадәр.
Геопаркның мөһим өлеше аның геологик мирасы булачак. КФУның палеонтология һәм стратиграфия кафедрасы доценты Гүзәл Сөнгатуллина сүзләренә караганда, маршрутларга Карабаш таулары, Шөгер авылындагы Шандор‑тау, Кәләй авылындагы Акташ провалы, Чирмешән районындагы Ташказан һәм Азнакай районындагы Чатыр‑тау кебек табигать һәйкәлләрен кертү планлаштырыла.
Фикер алышуда катнашучылар территория чикләре, төп маршрутлар, оештыру структурасы һәм проектның икътисадый нәтиҗәсе турында сөйләштеләр. Карпинский институты генераль директоры, ЮНЕСКОның Геофәннәр һәм геопарклар буенча халыкара программасының Россия комитеты рәистәше Павел Химченко халыкара геопарк статусын алу процедурасы берничә ел алып тора, дип сөйләде. Татарстан территориясе аны 2029 елга алыр дип көтелә.
https://www.business-gazeta.ru
Фото: Василий Иванов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев