ТР Югары суды Актаныш районы башлыгы урынбасарын СИЗОга җибәрде
Вәкаләтләрне арттыру
Татарстан Республикасы Югары суды Актаныш муниципаль районы башлыгы урынбасары Илшат Габделхаевны сак астына алуны законлы дип таныды. Аны вазифа вәкаләтләрен арттыруда һәм аеруча зур күләмдә ришвәт алуда шикләнәләр. Бу мәгълүматны «Татар-информ»га судның матбугат хезмәтендә расладылар.
Район башлыгы урынбасарының тоткарлануы 12 ноябрьдә билгеле булды. 14 ноябрьдә Яр Чаллы шәһәр суды аны 2026 елның 10 гыйнварына кадәр тикшерү изоляторына (СИЗОга) җибәргән иде.
Чиновникка 15 елга кадәр иректән мәхрүм ителү куркынычы яный.
https://tatar-inform.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев