Тәрәзәдә сызыклар кала, нишләргә?
Тәрәзә юганда, сызыклар калмасын өчен, пыяланың тышкы ягын горизонталь, ә эчке ягын вертикаль юнәлештә юарга кирәк.
Болай эшләгәндә, сызыкларны күрү җиңеләя.
- Балавыз ышкылган җеп белән тегелгән төймә өзелми, озак саклана.
• Тәрәзә юганда, сызыклар калмасын өчен, пыяланың тышкы ягын горизонталь, ә эчке ягын вертикаль юнәлештә юарга кирәк. Болай эшләгәндә, сызыкларны күрү җиңеләя.
• Дөге боткасы күпереп пешсен өчен, тугланган йомырка агы өстәргә кирәк.
• Шулпаның артык маен кәгазь салфеткага сеңдереп, киметергә була.
* Фасоль, борчак тизрәк пешсен өчен, 5-10 минут саен берәр аш кашыгы салкын су өстәп торырга кирәк. Ә инде матур төсләре саклансын дисәгез, аз гына шикәр комы өстәргә була.
Хуҗабикәләр колагына әнә шундый киңәшләр җиткердек. Аларны кулланып, файдасын күрегез дип телибез.
Фото - Pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев