Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Түбән Чыршылы мәктәбендә «Татар кызы» бәйгесе узды

Кызлар сәләтле.

Түбән Чыршылы мәктәбендә 8 нче март уңаеннан, "Татар кызы" бәйгесе узды.

Бу бәйге - күңел ачу өчен генә түгел, татар халкының йөзек кашы булган гореф-гадәтләребезне, йолаларыбызны кире кайтару, телебезгә ихтирамлы булу да дип хәбәр итә мәктәп сайты.

3, 6, 8 сыйныфларда укучы кызлар үзләренең һөнәрләрен күрсәттеләр, көч сынаштылар.

Жюри аларның киемнәренә, тапкырлыгына, осталыгына, миллилегенә игътибар итте.

"Таныш булыйк" дип башланган өлештә кызлар үзләре турында сөйләделәр, татар кызы булулары белән горурлануларын белдерделәр.

Кызлар өйгә бирелгән эшкә дә җаваплы караганнар, Вильданова Лилия әнисе белән чәчәк пешергән, Хөснуллина Илфинә атлас тасмалардан чәчәк бәйләме ясаган, Вафина Лиана крючок белән сумка бәйләгән.

Жюри  нәтиҗә ясады  һәм дипломнар тапшырды. Беренче урынны- Вильданова Лилия алды.

Афәрин, татар кызлары!

 

Фотолар мәктәптән

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев