Тулы булмаган гаиләдәге балаларга айга 5 мең сум түләячәкләр
Бу түләү тулы булмаган яки әти-әниләре аерылышкан гаиләләрдәге балаларга каралган.
Тулы булмаган гаиләләрдә тәрбияләнүче 8-16 яшьлек һәр балага июльдән ай саен 5650 сум түли башлаячаклар.
РИА Новости хәбәр иткәнчә, бүген Россия Президенты Владимир Путин Федераль җыенга юллама белән чыгыш ясый. Президент әйтүенчә, тулы булмаган яки әти-әниләре аерылышкан гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга ярдәм итәргә кирәк.
«Агымдагы елның 1 июленнән башлап шундый гаиләләрдә тәрбияләнә торган 8-16 яшьлек һәр балага түләү билгеләнәчәк. Ил буенча уртача алганда ул 5650 сум булачак», — диде Путин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең МАХ-каналга кушылыгыз: https://max.ru/join/FCC6jdLcKlakggSaD114n_EtmNar4gIlWnBZvw_t_SA
Нет комментариев