Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Уңган хатын –кызларыбыз өчен “Заман сулышы “ газетында һәм сайтында бәйге дәвам итә

Көтмәгәндә кунаклар килеп төшкән очракта, бик тиз һәм бик тәмле итеп пешерелә торган сыйлар бәйгесе – “Телеңне йотарсың” дип атала. Бу юлы конкурсның чираттагы катнашучысы - Райфә Хәйдәрова.

Райфә ханым һәм аның  ике кыз туганын аш пешерү осталыгына әниләре Сания өйрәткән.  Үз авылларында иң мөхтәрәм гаиләләрнең берсендә туып-үскән, авылдашларының олы ихтирамын казанган мулла – Шакир ага гаиләсенә килен булып төшкән. Аларга киңәш сорап та, хәер-дога алыр өчен дә кеше күп килгән. Сания ханым пешергән тәмле ризыклардан кем генә авыз итмәгән.

Кул арасына керә башлау үзе яраткан эшкә  кызларын да  өйрәткән ул. Кызганыч, Сания ханымның гомере кыска булган. Әмма әниләреннән калган – аш-су осталыгын кызлары буыннан-буынга саклап килә.

Райфә ханым барча ризыкларны да тәмле итеп әзерли, әмма ит бәлешен аеруча яратып пешерә.  Бәлеш өчен ваклап туралган хәләл ит, бәрәңге, суган, тәменчә генә тоз, борыч кирәк. Камырын үсемлек мае, аз гына сөт яисә сөт өсте, кайнаган су кушып баса. Бәлешнең тышын юкарак итеп җәя. Аның бәлешенең тагын бер сере – ит һәм суганын жәлләмичә сала.  Дус-ишләре, туганнары сорап та пешертәләр икән.    

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев