Лениногорскиның үзәк китапханәсе «Әдәби дулкында» автор поэзиясе һәм прозасы муниципаль фестивалендә катнашырга чакыра
Әлеге фестивальне оештыручы – Лениногорскиның «Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы».
«Әдәби дулкында» – «На литературной волне» автор шигърияте һәм проза муниципаль фестивале Лениногорск шәһәренең 70 еллыгына, «Лениногорскнефть» идарәсенең 80 еллыгына, «Татнефть»нең 75 еллыгына багышлана.
Лениногорск муниципаль районының иҗат белән шөгыльләнүчеләрне фестивальдә катнашырга чакыралар.
Конкурс эшләре ТР халыкларының ике дәүләт телендә (рус һәм татар) кабул ителә, басма битләрнең күләме чикләнмәгән.
Белешмәләр өчен телефон: 2-31-66., электрон почта адресы: lenskcbs@mail.ru конкурс координаторы: Афанасьева Елена Владимировна.
Фестивальдә катнашучыларның барысы да юбилей даталарына багышланган электрон шигъри җыентыкка керәчәк.
Әлеге конкурс турында тулырак сылтама буенча укый аласыз: https://leninogorsk.tatarstan.ru/index.htm/news/2404234.htm
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев