Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Үзләренең җылылыгын башкаларга да тараталар

Безнең Тимәш авылында озак еллар тату, матур яшәүче күркәм гаиләләр шактый күп.

  Шуларның берсе – Савельевлар.

 Владимир Иван улы белән тормыш иптәше Зөлфия Зәкәрия кызының якты, нурлы өендә өч ел элек без – китапханәчеләр буларак, кунак булып чыккан идек. Володя абый тумышы белән Тимәш авылыннан. Зөлфия апа исә илебезгә күп талантлы шәхесләр – Аяз Гыйләҗев, Дамир Гарифуллин, Соббух Рәфыйков, мәшһүр җырчылар: Илһам Шакиров, Зөһрә Сәхабиева, Зөһрә Шәрифуллиналарны биргән Сарман ягыннан.

Язмышка шулай язылган булгандыр, икесе дә яшь чакларында ук зур бәлага тарый алар. Володя абый армия сафларына алынгач, “Мурманск” дип исемләнгән хәрби су асты кораблендә хезмәт итә һәм шул елда көчле нурланыш ала... Күп операцияләр кичереп, аз-азлап ампутация уза-уза, ул ике аяксыз да кала.
Зөлфия апага бәхетсезлек 13 яшендә килә. Ул чакта яшүсмер туган авылында урак вакытында эшли торган җирдә – ашлык суктыру агрегатына эләгеп, аягын югалта... Аларның икесен язмыш Казан шәһәренең протезлар әзерләү заводында очраштыра. Шунда танышып, бер-берсен ошатып өйләнешергә вәгъдәләшәләр.
 Зөлфия апа ул чактагы хәлләрен искә алып болай ди: “Өйгә кайткач, “кияүгә чыгам” дип әйттем дә, әти: “Иии, Ходаем, икегезгә бер аяк белән ничек яшәрсез соң сез?” дип әйтте”, - ди.

 Бер авыртуларына сыкранмыйча, язмышларына зарланмыйча, авылдашларны сокландырып, алар 44 ел иңгә-иңнәрен куеп, бер-берсенә авыр вакытларда терәк булып, тату гомер кичерәләр. Таза, сәламәт, чибәр ике ул тәрбияләп үстерделәр. Балалары да тәрбияле егетләр булып үстеләр. Икесе дә башлы-күзле. Володя абый белән Зөлфия апа дүрт онык (ике кыз, ике малай) сөеп, киленнәр, кода- кодагыйлар белән бик матур гомер итәләр, күзләр тимәсен. Өйдә бар җирдә чисталык, тәртип. Бүлмәләрне гөлләр бизәп тора.

Әле күптән түгел алар гаиләсендә тантаналы бәйрәм булды. Володя абыйга 70 яшь тулды. Туган-тумачалары, күршеләре, дуслары җыелышып, аны юбилее белән тәбрик иттеләр, чын күңелдән җылы теләкләр әйттеләр. Бу тантанага безне – китапханәчеләрне дә чакыруларына нык шатландык. Зөлфия апа белән якташлар буларак та горурланам. Киләчәк тормышларында бу искиткеч ачык, кунакчыл гаиләгә чиксез шатлыклар, куанычлар, күп бәхетле көннәр насыйп итсен. Бергәләшеп алтын, зөбәрҗәт туйларын уздырырга язсын дигән теләктә калабыз.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев