Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Вакцинация кирәклеген Covid-19 тест нәтиҗәләре буенча бәяләргә кирәкми

Мондый мәгълүматны Россиядә Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының рәсми вәкиле Мелита Вуйнович җиткерде.

 

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы гадәти тест нәтиҗәләре буенча коронавируска вакцинация ясау зарурлыгын бәяләмәскә киңәш итте. Бу хакта Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының Россиядәге рәсми вәкиле Мелита Вуйнович сөйләде.


Аның сүзләренә караганда, антитәнчекләргә тестны, яки шул ук серологик тикшеренүне фәнни максатлар өчен генә кулланырга мөмкин, әмма мондый карарлар кабул итү өчен түгел. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы һәркемгә коронавирустан прививка ясарга киңәш итә, чөнки бу индивидуаль һәм күмәк иммунитетка ирешү өчен иң ышанычлы ысул.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев