Үзенчәлекле компот рецепты
Апельсин һәм мята яфрагы белән ябылган кызыл карлыган компоты.
"Әтнә таңы" сайты рецепт белән бүлешә
1) 400 гр карлыган,
2) 4 телем апельсин,
3) 200 гр песок,
4) мята яфрагы,
5) су.
Банкаларны парландырырга, капкачларны кайнатырга. Банкага юылган карлыган, песок, апельсин, мята яфрагын салып өстенә кайнар су агызып, банкаларны капкач белән явып куям. Банкаларны бераз тәгәрәтеп алам песоклары эрер өчен. Өстен аска әйләндереп куям да өстенә калын әйберләр каплап куям. Шулай 2-3 көн тора.
Кемнәр баллы ярата, песогын күбрәк салып ясасагыз да була. Без артык баллыны яратмыйбыз, безгә шушылай ошый .
http://atnya-rt.ru/news/tmle-bulsyn/glgen-sabitovadan-kompot-retsepty
фото: https://pixabay.com/ru/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз.
Нет комментариев