Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

Түбән Чыршылы сабан туе күңелле итеп үтте (+фотолар)

Быел Түбән Чыршылы сабан туена җырчы Руслан Бахадур, шулай ук бер төркем Лениногорскиның иҗат коллективлары килгән.

 


Быел авылда сабантуйга бүләкләр дә күп җыелган. Балалар өчен сабантуй да күңелле узган, футбол уеннары оештырганнар.

Лениногорскидан  артистларны оештырып, Галимова Рамзия алып килгән, "Сәләт" ,"Сәрвиназ" һәм "Татар егетләре" вокаль ансамбьлләре халыкның  күңелен яулаган. Ә " Моң чишмәсе" гармунчылар ансамбле, җитәкчесе Геннадий Садовников, бөтен халыкның күңел кылларын чиртеп милли рухны уяткан.

Күпкырлы, талантлы, яшь шагыйрә Гүзәл Талипова  тирән эчтәлекле шигырьләре белән Сабантуй мәйданын сәхнәсен бизәгән.

Милли көрәш, кызыклы уеннар мәйданны гөрләткән. 

Бәйрәм иганәчесе Айдар хажи Газизовка, Булат хэзрәткэ, күңелле итеп балалар уеннарын оештыручыларга,тәмле пылау белән сыйлаучыларга олы рәхмәт җиткерәләр.

Авыл советы, мәдәният йорты исеменнән сабантуйга бирелгән бүләк-күчтәнәчләр, сый-хөрмәтләр өчен авыл халкына да рәхмәт әйтәләр.

Язманы тулырак “Заман сулышы” газетында укырсыз.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев