«Татнефть» компаниясенең “Төзекләндерелгән чишмәләрнең эстетик торышын саклап калу һәм суның сыйфатын яхшырту өчен” еллык конкурсы комиссиясе Лениногорск районындагы чишмәне бәяләде.
«Лениногорскнефть» идарәсе хезмәткәрләре җаваплылыгында әлеге чишмә. “Лесной уют” – “Урман уңайлылыгы” дигән чишмә Савочкино авылы янында урнашкан. Монда уңайлы гаилә ялы, корпоратив очрашулар һәм, әлбәттә, сәламәтлекне саклау өчен кирәкле барлык инфраструктура булдырылган.
«Татнефть»нең күренекле нефтьчесе, туган ягының чын патриоты Владимир Житков исемен йөртүче чыганак тарихы 1995 елда башлана. Беренче көннәрдән үк аның турында нефть-газ чыгару идарәсе хезмәткәрләре кайгырткан.
Быел чишмә территориясе танымаслык булып үзгәрде. Искергән беседка һәм мангал зонасын сүтеп, яңа, иркенрәк конструкцияләр урнаштырганнар. Участокны тегермән, кое, фонарьлы күперләр һәм комлык архитектура декоратив корылмалары бизәп тора, аларны ЦПОның балта осталары һәм тимерчеләр оста итеп проектлаган.
Бирегә, һичшиксез, кечкенә балаларны алып килергә: алар өчен уеннарга урыннар ясалган, шулай ук баскетбол мәйданчыгы, агач борыслардан мини-авто, берничә төрле качельләр. Хәтта чишмә янында озаграк тора калган очракта, ризык бозылмасын өчен суыту буасын төзекләндергәннәр.
“Без чишмәнең гади генә инешеннән чын мәгънәсендә бер парк ансамбле ясадык. Бу эшләр барысы да – үзгәртүләргә кадәр башкарылган өмәләрнең бер йомгагы”, - дип билгеләп үтте ЦПО начальнигы Альберт Фәрхетдинов.
Әлбәттә, чишмәнең төп байлыгы – ул аның шифалы суы. Химик составы буенча барлык күрсәткечләр дә рөхсәт ителгән күрсәткечләр чикләрендә — су бик йомшак һәм аз минераллаштырылган.
Анастасия Егорова
Фото: Сергей Трусов
.
Нет комментариев