Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
"КЫҢГЫРАУ" СӘХИФӘСЕ

Күңелләрне нурга төргән бәйрәм

Халыкара туган тел көне уңаеннан В.Чкалов исемендәге Шөгер мәктәбендә зур бәйрәм кичәсе узды. VI "А" сыйныф укучылары V-VII сыйныфлар өчен "Аулак өй" тамашасын күрсәтте. Милли киемнәргә киенгән кыз һәм егетләргә карап, сокланып туймаслык иде. Алар бу тамашаны оста итеп уйнадылар. Мисал өчен, Ләйсән Хаҗиева әби ролен бик матур итеп килештерде....

Халыкара туган тел көне уңаеннан В.Чкалов исемендәге Шөгер мәктәбендә зур бәйрәм кичәсе узды. VI "А" сыйныф укучылары V-VII сыйныфлар өчен "Аулак өй" тамашасын күрсәтте.


Милли киемнәргә киенгән кыз һәм егетләргә карап, сокланып туймаслык иде. Алар бу тамашаны оста итеп уйнадылар. Мисал өчен, Ләйсән Хаҗиева әби ролен бик матур итеп килештерде. Ул төп рольдә булып, халкыбызның онытыла башлаган "Кулъяулык", "Капкалы", "Йөзек салыш" уеннарын балаларга өйрәтте. Бу уеннар төрле җыр, бию, такмак әйтешүләр белән оста итеп үрелеп барды. Айдар Гаязов, Айнур Гомәровның "ут чыгарып" биюләре укучылар тарафыннан көчле алкышларга күмелде һәм бәйрәмебезгә ямь өстенә ямь бирде. Ә сәхнә түреннән төшмәгән җырчы, биюче кызыбыз Алинә Якупованың җыры беркемне дә битараф калдырмады. Аның моңлы тавышы күңелнең нечкә кылларына кагылып, күпләрнең йөрәк түренә үтеп кереп, күзләрне яшьләндерде. Әниләргә багышланган бу җыр, моң чишмәсе булып агылды да, агылды. Укучыларның шулай үтемле итеп, чын йөрәктән уйнауларына күңелләр сөенде. Барлык укучылар да бу тамаша югары рухта үтсен өчен бөтен көчен куйды. Нәкъ борынгыча итеп, баянга кушылып җырладык та, уйнадык та, биедек тә. Бәйрәм гөрләп торды. Тамаша балаларга гына түгел, укытучыларга да, килгән кунакларга да ошады. Ошамаса, башка сыйныф укучылары килеп: "Гөлфия апа, "Нәүрүз" бәйрәмен безнең сыйныф белән үткәрик әле", димәсләр иде. Аларның шулай килеп мөрәҗәгать итүләре, йөрәгемә сары май булып ятты, күңелләрем күтәрелде.
Мондый бәйрәмнәр балаларда милли горурлык, милли хисләр тәрбияләргә ярдәм итә икән, димәк, киләчәгебез өметле, дигән сүз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Мђктђп