Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
"КЫҢГЫРАУ" СӘХИФӘСЕ

Шигырь тәме

Бүгенге көндә шигырь укучы юк, диярсез. Бар икән шул... Моңа Ю.Гагарин исемендәге балалар китапханәсендә Ш.Бикчурин исемендәге"Чишмә" иҗат берләшмәсе белән узган очрашуда инандым. Аңа шигырь тәмен белгән балалар, тегәлрәк әйткәндә, 11 нче гимназиянең VI-VII сыйныф укучылары килгән иде. Очрашу берьюлы өч бәйрәмне: балалар китапханәсенең "Классиканы укыр вакыт" дип аталган грант отуы,...

Бүгенге көндә шигырь укучы юк, диярсез. Бар икән шул... Моңа Ю.Гагарин исемендәге балалар китапханәсендә Ш.Бикчурин исемендәге"Чишмә" иҗат берләшмәсе белән узган очрашуда инандым. Аңа шигырь тәмен белгән балалар, тегәлрәк әйткәндә, 11 нче гимназиянең VI-VII сыйныф укучылары килгән иде.

Очрашу берьюлы өч бәйрәмне: балалар китапханәсенең "Классиканы укыр вакыт" дип аталган грант отуы, татар халкының кабатланмас, кыю, тугры шагыйре М.Җәлилнең 106 еллыгы һәм 21 февральдә билгеләнеп үтеләчәк Халыкара туган тел көнен үз эченә алды.
Китапханәгә күптән бармагангамы - ул үзгәргән, матурайган төсле тоелды. Төрле төстәге бантлардан кулдан ясалган чәчәкләр китапханә залының интерьерына туры килеп тора. Хәтта китап күргәзмәләре дә зәвык белән әкияти, мавыктыргыч итеп эшләнгән. Бу китаплар ерактан ук "мине ал, мине ал", дип кычкырып тора. Ихтыярсыздан кул, яр өстендә ялтырап яткан алтын балык кебек шома тышлы китапка үрелә, һәм үзең дә сизмәстән, китап эченә кереп китәсең. Шундый матур, җылы, кояш кебек елмаеп торган китапханә бүлмәсенә кергәч, китапсыз чыгу мөмкин түгел.
Китаплар белән мавыккан арада көтелгән кунаклар - "Чишмә" иҗат берләшмәсе җитәкчесе Рәсим Хәбибулла, төбәгебез җырчысы Таһир Шәмсуаров, музыкант Каюм Шәрәфов, һәрвакыт көләч, шат күңелле Мәһәрша Вәлиуллова килеп җитте.
Кунаклар урнашкан арада зал укучылар белән тулды.
- Бүген без сезне "Чишмә" иҗат берләшмәсе, аңа йөрүче апа-абыйларыгыз белән таныштырырбыз, - дип башлап җибәрде очрашуны Рәсим Хәбибулла. Укучыларга патриотик шигырьләр рухында үсәргә кирәклеген искәртеп, татар халкының батыр, үлмәс шагыйре Муса Җәлилнең шигырьләрен укыды. Тиздән аның Түбән Чыршылы авылының үткәнен һәм бүгенгесен яктырткан китабы дөнья күрәчәк икән.
Мәһәрша Вәлиуллова үзенең "Туган тел", "Каз бәбкәләре", "Минем сеңелем" кебек иҗат җимешләрен бүләк итте. Таһир Шәмсуаров шигырьләре белән генә күңелләрне рухландырып калдырмыйча, Каюм Шәрәфов уйнаган көйгә "Сылукай" композициясен башкарды. Арттагы рәттә утырган укучылар Таһир Шәмсуаров җырчымы, шагыйрьме дип, баш ватып утырган арада, тавышы Илһам Шакиров сыман көчле булган Каюм ага Шәрәфовның гармунда башкарган "Туган ягыма", "Сагынып кайттым" җырлары күңелләргә сары май булып ятты. Укучылар арасыннан да нәфис сүз осталары табылды. Булачак театр остасы Ләйлә Фәрзетдинова яшьтәшләрен таң калдырып шигырь укыды.
Укучылар өчен төбәгебез шагыйрьләренең иҗат җимешләрен сәнгатьле башкару, уку буенча шигырь бәйгесе игълан ителүе турында хәбәр иттеләр. Конкурс Мәгариф идарәсе белән берлектә оештырылып, әүвәл мәктәпләрдә үтәчәк. Җиңүчеләр шагыйрьләрнең култамгасы салынган китап белән бүләкләнәчәк икән.
Кичәне дәвам итеп, китапханәче Ләйсән Шәмсуарова Таһир Шәмсуаров сүзләренә язылган "Беләсеңме?" җырын башкарды. Китапханә мөдире Валентина Федорова кунакларга һәм укучыларга җылы теләкләрен җиткерде. Укучылар исә киткәндә очрашу турында фикерләрен сыйныф сәгатьләрендә дәвам итәргә вәгъдә итте. Ә кунакларны табында тәмле бәлеш көтә иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Шагыйрь

2
X