Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
"КЫҢГЫРАУ" СӘХИФӘСЕ

Йомшаккай

Песи, песи, пескәем! Бигрәк йомшак инде син. Шундый йомшак булганга, Бик яратам сине мин. Минем бик матур, йомшак, акыллы песием бар. Аның исеме - Йомшаккай. Мин аны кечкенә вакыттан ук карап үстердем. Йомшаккай кара төстә, ә тәпиләре ак. Ул ак оекбаш кигән кебек. Песием минем янымда сырпаланырга,иркәләнергә ярата. Кичтән минем...

Песи, песи, пескәем!
Бигрәк йомшак инде син.
Шундый йомшак булганга,
Бик яратам сине мин.
Минем бик матур, йомшак, акыллы песием бар. Аның исеме - Йомшаккай. Мин аны кечкенә вакыттан ук карап үстердем. Йомшаккай кара төстә, ә тәпиләре ак. Ул ак оекбаш кигән кебек. Песием минем янымда сырпаланырга,иркәләнергә ярата. Кичтән минем яныма ятып йоклый. Мин Йомшаккайның муенына кызыл тасмадан күбәләк ясап, бәйләп куйдым. И-и-и куанды, песикәем.
Песием уйнарга, шаярырга, сикерергә бик тә ярата. Мин аны кәгазьдән уенчык ясап уйнатам. Үзем дә аның белән уйныйм, сикерәм, йөгерәм.
Йомшаккай күрер күзгә кечкенә булса да, бик батыр песи. Ул өебезне тычканнардан саклый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Мђктђп