СӘЛАМӘТЛЕК рубрикасы буенча яңалыклар
-
Нарат күркәсеннән компот һәм шифалы эчемлек
Нарат күркәсен яшь килеш бал яки шикәр комы белән катыштырып куярга һәм дәва өчен кулланырга мөмкин.
-
Җәй көне нәрсә ашаганда сак булырга кирәк?
Табиблар җәен күбрәк җиләк-җимеш, яшелчә ашап, витамин җыеп калырга куша. Тик һәр тәмле әйбернең дә чамасын белергә кирәк. Җәен нәрсә ашаганда сак булырга кирәк соң?
-
Җир җиләге яфрагы файдасын беләсезме?
Җир җиләге яфрагындагы матдәләр кешене тынычландыра, организмны ныгыта, бәвелне кудыра, яраларны төзәтә, ялкынсынуны бетерә һәм кан ясалу процессында катнаша.
-
Бакча җиләге үзе дә, яфрагы да файдалы
Бакча җиләге өлгергән чорга аяк бастык. С витаминына иң бай җимешләрнең берсе санала ул.
-
Тупыл мамыгыннан ничек сакланырга?
Тупыл мамык койган чак… Күпләр бу чорда аллергиядән интегә. Күзләр кызара, йөткертә, төчкертә башлый… Тупыл мамыгыннан ничек сакланырга?
-
Көн саен бер кыяр ашасаң нәрсә була?
Диетологлар көн саен бер кыяр ашарга тәкъдим итә. Шулай иткән очракта, авырлык та кими. Чөнки организм чистара, ашкайнату тракты эшчәнлеге нормальләшә.
-
Арыганлыктан ромашка эчегез
Күбебез тиз арудан, гел йокы килүдән зарлана. Аптыраганнан эчелгән каһвә дә тиз генә ярдәм итәргә ашыкмый. Хроник арыганлыктан тагын нәрсә кулланып карарга була соң?
-
Организмга йод җитмәү нәрсәсе белән куркыныч? Табиб аңлата
Организмга йод җитмәү нәрсәсе белән куркыныч? Аның нормадан артып китүе нигә китерә? КФУ Университет клиникасының табиб-эндокринологы Ләйсән Зарипова шул сорауларыбызга ачыклык кертте.
-
Яман шеш булмасын дисәң... кишер аша
Кишернең күз күременә уңай йогынты ясавын ишеткәнегез бардыр инде. Ул бета-каротинга бай. Әлеге матдә бавырда А витаминына әйләнә. Витамин исә, үз чиратында, күздә родопсиннарга һәм күрү пигментларына әверелә. Шуңа бәйле рәвештә, без төнлә яхшы күрәбез.
-
Табиб баш мие өчен иң зарарлы матдәне атады
Табиб Елена Гринева баш миенең эшчәнлегенә зыян китерә торган матдәләр турында сөйләде.
-
Бүлмә гөлләре — табиб
Бүлмә гөлләре һаваны чистартып кына калмыйча, бик күп кенә чирләрдән дә дәвалый.
-
Гемоглобинны күтәрү өчен нәрсә ашарга?
— Бер үк күләмдә яңа сыгылган кара торма, кишер, кызыл чөгендер, гранат соклары алып, барысын бергә болгатыгыз. Банкага бушатып, өстен каплап, 3 сәгать җылы духовкада төнәтегез дә, суынгач, сөзегез. Сыеклыкны өсте ябылган савытта суыткычка куеп сакларга кирәк. Аны 2–3 ай дәвамында көнгә 3 мәртәбә ашарга ярты сәгать кала 2–3 аш кашыгы эчәләр.
-
Сезонлы аллергия чорына ничек әзерләнергә: табиб киңәшләре
Җир шарында яшәүчеләрнең 20 процентка якыны аллергиядән интегә. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы белгечләре әйтүенчә, шуларның яртысыннан артыгы – сезонлы аллергия корбаны. Бар дөнья яшеллеккә күмелгән яз аенда аннан интегүчеләр саны бермә-бер арта. Сезонлы аллергия чорына ничек әзерләнергә? Бу чорда ничек тукланырга?
-
Коры шампуньны кулланмау яхшырак
Составында бензол булган коры шампуньлар онкология үсеше куркынычын арттыра. ФДБУның өлкән фәнни хезмәткәре Игорь Самойленко чәчләрне карау буенча шундый чараларның куркыныч булуы турында кисәтте, дип яза РИА Новости.
-
Яшәү көче каен суында
Каен суы организм өчен кирәкле органик кислоталар, шикәр, фермент, кальций, магний, тимер тозлары, дуплау матдәләре һәм эфир майларына бай.