Көн саен бер кыяр ашасаң нәрсә була?
Диетологлар көн саен бер кыяр ашарга тәкъдим итә. Шулай иткән очракта, авырлык та кими. Чөнки организм чистара, ашкайнату тракты эшчәнлеге нормальләшә.
Көненә бер кыяр ашасаң, тән тиресе яхшыра, кеше ябыга, шешләр кими. Кыярның 95 процентын су тәшкил итә, калган биш проценты исә клетчаткадан тора. Анда тартрон кислотасы бар, ул май ясалуны чикли.
Кыяр кабыгында К, А, С витаминнары, В төркеме витаминнары, минераллар — тимер, калий, фосфор, бакыр һәм магний бар. Алар метаболизмны яхшырта, канда шикәр микъдарын киметә, кан тамырларын холестерин төеннәреннән чистарта. Кыярның йомшагы эчкәклек эшчәнлеген нормальләштерә.
Кыярда бәхет гормоны — сератонин да бар. Шуңа күрә табиблар аны төшенкелеккә бирелгәндә, арыганда, депрессия вакытында ашарга киңәш итә.
Кыярдагы фисетиннар хәтерне яхшырта, Альцгеймер авыруын булдырмаска ярдәм итә.
Ләкин ашказаны-эчәклек трактында җитди авырулар булганда, мәсәлән ашказаны җәрәхәте, гастрит, колит булса, кыяр ашамый тору хәерле. Ул ашказаны согының кислоталылыгын арттыра, артык күп кыяр ашау ашказанын зурайта, диелә хәбәрдә.
Фото: Лениногорск-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев