Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СӘЛАМӘТЛЕК

Коры шампуньны кулланмау яхшырак

Составында бензол булган коры шампуньлар онкология үсеше куркынычын арттыра. ФДБУның өлкән фәнни хезмәткәре Игорь Самойленко чәчләрне карау буенча шундый чараларның куркыныч булуы турында кисәтте, дип яза РИА Новости.

- Бензол төрле шешләр китереп чыгарырга мөмкин. Бу киң спектрлы канцероген, - дип белдергән белгеч.

Бензол яхшы очучан матдә, ул сулыш юлларына эләгергә һәм үпкә рагы үсешенә сәбәп булырга мөмкин. Матдәнең тирегә эләгүе дә куркыныч һәм тире яман шешен китереп чыгарырга мөмкин.

Онколог фикеренчә, составында бензол булган коры шампуньны кулланмау яхшырак. Сыек шампуньларда бу куркыныч матдә юк.

"Шәһри Казан" сайтыннан

Фото: Лениногорск-информ 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев