Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СӘЛАМӘТЛЕК

Табиб баш мие өчен иң зарарлы матдәне атады

Табиб Елена Гринева баш миенең эшчәнлегенә зыян китерә торган матдәләр турында сөйләде.

 

РИА Новости Спорт шул турыда яза.

Белгеч билгеләп үткәнчә, энергетиклар составында күп күләмдәге кофеин организмга зыян китерергә мөмкин.

«Энергетиклар составындагы компонентлар организмның болай да стресс кичерә торган күп кенә системаларына актив стимулятор рәвешендә тәэсир итә. Аларның йогынтысында йокы бозыла ала һәм кеше ярсып китә торган булырга мөмкин. Нәтиҗәдә, кеше капма-каршы эффект алачак – эшчәнлекнең кимүе һәм игътибарлы булуга бәйле проблемалар. Хәтта кеше ияләшеп тә китәргә мөмкин», – дип яза Игриневаның сүзләрен «Доктор Питер».

Ул шулай ук стимуллаштыра һәм тынычландыра торган матдәләрне табиб белән киңәшләшмичә генә кабул итүнең сәламәтлек өчен куркыныч булырга мөмкин булуын искәртте.

«Медикаментоз препаратларның катлаулы тәэсир итү механизмы, тискәре эффектлары бар һәм алар катгый рәвештә медицина күрсәтмәләре буенча билгеләнә», – дип белдерде ул.

ЧЫГАНАК

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X