"ЙОЛДЫЗЛАР" тормышы рубрикасы буенча яңалыклар
-
Илсөя Бәдретдинова мобилизацияләнгән егетләргә ярдәм йөзеннән ай саен хәйрия концертлары куячак
Татарстанның атказанган артисты Илсөя Бәдретдинова аена бер тапкыр бушлай концертлар куячак. Бу хакта ул социаль челтәрләрдә урнашкан мөрәҗәгатендә хәбәр итте.
-
«Аерылмагыз» җырын Лэйна гына башкарырга хокуклы!
Татар эстрадасында янә шаккаткыч яңалык пәйда булды! Татар җыр сәнгатенең йөзек кашына әйләнгән “Аерылмагыз”, “Миләшләрем” җырларын хәзер бары тик Лэйна гына башкарырга хокуклы. Башка артистларга бу җырларны җырлау рөхсәт ителми.
-
Фирдүс Тямаев: «Концертны өзәргә мәҗбүр булдым»
Җырчы Фирдүс Тямаевның Благовещенск шәһәрендәге концертында көтелмәгән хәл булган.
-
Данир Сабиров: “Первая брачная ночь”ны без туйга кергән акчаны санап уздырдык...»
...Вәт беренче елны талаштык без! Короче, кем кемне бөгә ала (бүгенгә кадәр шул дәвам итә). Беренче талашуны сөйлим хәзер....
-
«Тутарка» җыры белән популяр булган Альбина Кармышева турында
Альбина Кармышеваның иҗаты башкаларныкыннан аерылып тора. Аның кебекләр турында «самородок», диләр.
-
Танылган татар җырчысы хәрби операциягә киткән
Без җиңәчәкбез, дип язган ул.
-
Илсөя Бәдретдинова: «Кем соң мин шулкадәр?»
Бунтарь. Үҗәт. Үзгә. Татарстанның атказанган артисты (ниһаять!) Илсөя Бәдретдинованы шушы 3 сүз белән генә тасвирласаң да, аның көчлелеге, турылыгы, кешелеклелеге һәм үзгә бер иҗаты шушы сүзләргә сыеп бетәр күк.
-
ИлГәрәй: «Әтинең теләге кабул булды, ул киткәндә, янында була алмадым...»
Татар эстрадасы артисты ИлГәрәй сәхнәдә беркемне дә кабатламый, аның үз стиле, үз юнәлеше. Соңгы вакытта ул тагын да ачылып китте кебек, репертуары да, образы да үзгәрде.
-
Раил Садриев: “Балабыз булмагач, салкын су белән коендык»
«Безнең артистларның 70 процентының актерлык белеме юк. Ләкин монда театрда эшләү дәверендә алар ул белемне күптән алган дип санасаң буладыр. Бүгенге көндә зур теләк белдереп, безгә теләсә кем килсен, без аннан артист ясыйбыз», - ди Татарстанның халык артисты, Буа дәүләт драма театры җитәкчесе Раил Садриев.
-
Рамилә Хәйретдинова: «Ирем белән әрләшәбез дә, утырып чәй эчәбез»
Рамилә Хәйретдинова белән әңгәмәнең дәвамын тәкъдим итәбез. «Депрессиягә бирелсәм, мине аннан кем чыгарачак, кем коткарачак? Бары тик үзем генә. Шуңа күрә төшенкелекккә бирелергә тырышмыйм. Мин ул яктан бик көчле хатын-кыз», - ди Рамилә.
-
Гүзәл Идрисова: “Илназга кияүгә чыгармын дип уйламаган идем”
Илназ Баһ һәм Гүзәл Идрисова гаиләсе – эстрадада үрнәк гаиләләрнең берсе. Үзләре тырыш, актив, талантлы, бар җиргә дә өлгерәләр. Улларын да шушы юнәлештә тәрбиялиләр.
-
Зинира һәм Ризат Рамазановлар күз тидергән?
Эстраданың популяр дуэты Зинира һәм Ризат Рамазановлар Пермь төбәгенең Ишимово авылында концерт куйган.
-
Гүзәл Уразова үз бренды белән кием кибете ачкан
Татарстанның халык артисты Гүзәл Уразова зур яңалыгы белән уртаклашты.
-
Эльмира Кәлимуллина улына бик матур исем сайлаган
Татарстанның атказанган артисты Эльмира Кәлимуллина 16 август көнне әни булган.
-
Ләйлә Дәүләтова шатлыгы белән уртаклашты: "Мин матур гаилә хуҗабикәсе"
Танылган алып баручы Ләйлә Дәүләтова берникадәр вакыт югалып торган иде. Ләйләгә тамашачы да бу сорауны еш бирә икән. Ул аңа җавабын социаль челтәрләрдә бирде.