Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
"ЙОЛДЫЗЛАР" тормышы

Җырчы Мурат Гайсин хатыны белән аерылганын хәбәр итә

Танылган җырчы, автор-башкаручы Мурат Гайсин социаль челтәрләрдә хатыны белән аерылганын хәбәр итә.

Бу хакта ул болай дип яза: “Кызганыч, бөтен никахлар да гомерлек булмый. Кызым Мәрьямгә 2 яшь тулды. Алтыным, син мине яраткан кебек үк яратам сине. 8 ел элек әтиемне югалткач, гаиләмне һәм балаларымны беркайчан да ташламыйм дип үземә сүз бирдем. Хәзер дә сүземдә торам. Ләкин бөтен нәрсә дә миннән генә тормый шул.

Кызымның туган көнендә никахны өзү турындагы эшнең судка тапшырылганын белдем. Әлбәттә, мин моңа каршы, ләкин... Мин һәрвакыт бәхетле гаилә турында хыялландым. Кызганыч... Балакаем, бәхетле бул, мин сине беркайчан да ташламаячакмын. Башка гаиләм дә булмаячак”, - дип язган Мурат Гайсин.

Исегезгә төшерәбез, Мурат һәм Казан кызы Альбина концертларның берсендә кърешеп-танышып кавышканнар иде.  

Ул вакытта Мурат Гайсин болай дип уртаклашты:   "Башта мин әллә ни игътибар итмәдем, кызлар болай да күп яза иде. Аннары якыннанрак аралаша башладык. Берничә тапкыр күрештек. Яңа ел бәйрәмнәрендә мин Казанга кунакка килдем һәм аларда 4-5 көн кунак булып киттем. Алтынчы тапкыр күрешкәндә, мин инде аңа кияүгә чыгарга тәкъдим ясадым. Ул каршы килмәде.

Озакка сузып йөрмәдек, мин аның үз кешем икәнен аңлагач ук тәкъдим ясадым. Хатыным бик әйбәт хуҗабикә. Ир-ат күңеленә юл ашказаны аша диләр бит, тәмле пешерүе, ягымлы булуы белән дә үзенә караткандыр, бәлки. Хатыным бик кайгыртучан кеше, мине гел тәрбияләп, карап кына тора. Кайчагында кибетләрдәнме, йә олы юлдан бергә кайтып керәбез, мин чишенергә дә өлгермим, ул тиз генә чәйне кайнатып, ашарга җылытып куя. Шундый кызга өйләнмиләр димени инде?!", дип сөйләгән иде журналистларга Мурат. 

https://matbugat.ru/news/?id=38471

https://vk.com/muratgaisin фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X