Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
"ЙОЛДЫЗЛАР" тормышы

Илсөя Бәдретдинова мобилизацияләнгән егетләргә ярдәм йөзеннән ай саен хәйрия концертлары куячак

Татарстанның атказанган артисты Илсөя Бәдретдинова аена бер тапкыр бушлай концертлар куячак. Бу хакта ул социаль челтәрләрдә урнашкан мөрәҗәгатендә хәбәр итте.

«Бу минем шәхси фикерем! Мин сәясәттән ерак профессиядә… Гомумән, сәясәттән еракмын.

Ләкин бу куркыныч хәлләр барыбызга да кагылды. Һәр гаилә ишеген диярлек шакый. Мобилизацияләнгән егетләр арасында минем туганнарым, авылдашларым…

Мин үзем дә ир-ат бала әнисе! Бу көннәрдә ниләр генә язмыйлар безгә. Укырга куркыныч хәтта. Имеш, без кеше елаганда җырлап йөрибез. Сугыш башланды дип кибетләрдә әйберләрне бушка бирә башладылармы соң? Сез эшкә йөрүдән туктадыгызмы?

Хәер… акыллылары аңлый бугай инде. Шундый вакытта булса да кешедән начарлык кына эзләп, белер-белмәс пычрак атып ятудан туктап торсак идек!

Беркайчан да кемгәдер ярдәм иткәнемне кешегә чыгарганым булмады! Тик бу очракта мәҗбүрмен.
Мин айга бер концертымны тулысынча хәйрия концерты дип игълан итәм!Кергән барлык акча мобилизацияләнгән егетләр файдасына китәчәк. Безнең егетләргә! Акыллы, сабыр бердәм булыйк!» — дигән Илсөя.

https://vatantat.ru/2022/09/93146/

https://vk.com/ilsiya_badretdinova фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев