Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
"ЙОЛДЫЗЛАР" тормышы

«Аерылмагыз» җырын Лэйна гына башкарырга хокуклы!

Татар эстрадасында янә шаккаткыч яңалык пәйда булды! Татар җыр сәнгатенең йөзек кашына әйләнгән “Аерылмагыз”, “Миләшләрем” җырларын хәзер бары тик Лэйна гына башкарырга хокуклы. Башка артистларга бу җырларны җырлау рөхсәт ителми.

"Татар-информ" язганча, “Китап” радиосы баш мөхәррире Алмаз Миргаязовка автор-башкаручы, продюсер Гүзәлиядән хат килеп төшкән. Анда болай дип язылган: “Аерылмагыз” җырының хокуклары хәзер “Лэйна” лейблында. Шуңа күрә бу җырны башка артистлар башкаруында эфир чыгармасагыз, бик рәхмәтле булыр идек”.

Хәтерлисездер, Лэйна – “Малай на белом барсе” җыры белән танылган 22 яшьлек Кукмара кызы. Аның чын исеме – Гүзәл Кадыйрова. Беренче тапкыр зур сәхнәгә ул 2018 елда Элвин Грей концертында чыкты. 

Алмаз Миргаязов еллар буе сакланып килгән яраткан җырларны гаилә бәйрәмнәрендә дә җырларга ярамаячак дип хафалана. Ул 30 ел татар шоу-бизнесында эшләү дәверендә инде халык җырына әверелгән әсәрнең аерым җырчы яки оешма тарафыннан сатып алу күренешен моңа кадәр күргәне булмавын әйтте.  

Гүзәлиянең хатын ул 6 август көнне алган. “Башта бу яңалыкны кабул итә алмадым. Ничек инде 1989 елдан бирле популяр булган “Аерылмагыз” җырын Лэйнадан башка беркем дә башкара алмаячак? Ләкин юридик яктан, алар хаклыдыр, бәлки”, - ди баш мөхәррир.

Аның сүзләренчә, җырга хокукларны рәсмиләштерү – татар эстрадасында беренче очрак түгел. “Әмма җырның яңа хуҗалары ул җырны элек башкарган артистларга аны җырлауда, радио һәм телевидениедә яңгыратуда бернинди киртәләр куймады. Шул ук вакытта бу күренеш җырның кадерен белергә өйрәтә. Эстрададагы җырларның 90 проценты артистларга бүләк ителгән. Беркем дә авторларга акча түләмәгән. Россия авторлык җәмгыятеннән яки башка оешмалардан килгән тиеннәрне санамаганда, әлбәттә. Шуңа күрә бу хәл җырның һәм авторларның дәрәҗәсен күтәрә дип уйлыйм”, - ди Алмаз Миргаязов.

Аның аңлатуынча, җырның хуҗасы бар икән, ул җырны хәтта өйдә башкарып, YouTube челтәренә видео урнаштыру да авторлык хокукларын бозу булачак.

http://shahrikazan.ru/news/shou-biznes/shok-khlend-kaldym-yaki-aerylmagyz-yryn-leyna-gyna-bashkaryrga-khokukly фото һәм мәгълүмат алынды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев