Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Лениногорск балалар бакчалары арасында спорт бәйгесе

Лениногорск муниципаль районының балалар бакчаларында спорт сөюче, аның төрле юнәлешләрендә сәләте булган балалар күп. Район мәгариф бүлеге тарафыннан үткәрелгән спорт бәйгесе моның бер дәлиле булды.

 “Спорт сәнгатьнең бер төре” дип аталган ярышлар читтән торып катнашу ысулы белән оештырылган иде.

Һәрбер бакча үзендә бәйге үткәреп, аның видеоязмасын мәгариф бүлегенә юллады. Бәйге өч номинациядә узды: нәфис гимнастика, синхрон йөзү һәм чирлидинг.

Аның нәтиҗәләре буенча шәһәрнең 29 нчы балалар бакчасы- синхрон йөзү буенча 1 нче урынны алды.  Әлеге җиңү 29 нчы балалар бакчасы өчен очраклы хәл түгел, бу өлкәдә биредә даими эш алып барыла. Үз бассейннары да бар.

Физик тәрбия буенча инструктор Анастасия Неустроева, әти-әниләр белән берлектә  бәйгегә җитди итеп әзерләнгәннәр.  Балаларның чыгышлары гына түгел, йөзү  костюмнары да зәвыклы булсын дип тырышканнар.  

Муниципаль спорт бәйрәмендә 12 нче бакча- нәфис гимнастика, ә 27 нче балалар бакчасы чирлидинг номинациясендә 1 нче урынга чыктылар. Бәйгедә катнашучылар, ярышларга әзреләнү чорының балалар өчен  аеруча кызыклы вакыйга  булганлыгын әйтәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев