Шушы көннәрдә генә башкалабыз Казанда нәфис гимнастика буенча Ачык турнир булды.
“Салават күпереннән дә югарырак” дигән исем белән узган әлеге бәйгедә 600 яшь гимнаст катнашты.
Алар бер-берсе белән осталык, җитезлек һәм артистлык таланты буенча көч сынаштылар. Әлбәттә инде үзләре сайлап алган спорт төренә мәхәббәтләре ни дәрәҗәдә булганлыгын да чыгышлары ярдәмендә күрсәтергә тырыштылар.
Лениногорскиның 1 нче спорт мәктәбе тренеры Ольга Сучкова кул астында шөгыльләнүче яшь гимнастлар анда шәһәребез данын яклады. Ачык турнирга гимнастларның осталардан-осталары җыелган иде. Әмма Лениногорск кызлары көндәшләренең көчле булуына карамастан , иң оста чыгыш ясаган ун гимнаст арасында урын алды. Безнең Арина Фатыйхова – дүртенче, Аделя Ялакова – бишенче, Алинә Хәмәтшина алтынчы урыннарга чыктылар. Гимнаст кызларыбызга һәм аларның тренерларына алга таба да уңышларга ирешүләрен телибез.
Нет комментариев