Лениногорскида чаңгыда трамплиннан сикерү буенча Татарстан Беренчелеге үтте
СПОРТ

Лениногорскида чаңгыда трамплиннан сикерү буенча Татарстан Беренчелеге үтте

Лениногорскида “Ике шәһәр турнесы: Лениногорск-Казан” чаңгыда трамплиннан сикерү буенча Татарстан Ачык беренчелеге үтте.


Ярышларда Казан, Әлмәт, Лениногорскидан барлыгы 49 спортчы катнашты.

Лениногорск “очучылары” сынатмады: 2011 елгы һәм аннан кечерәк кызлар арасында Елизавета Бережнева өченче урынны алды.
Шул ук яшьтәге малайлар арасында Рамил Маннанов – өченче урында.

2009-2010 елгы малайлар арасында Марсель Шарафеев икенче урын алды.

Җиңүчеләрне ярышларның ябылу парадында тәбрикләделәр.

 

Фото: "Олимпия резервы" спорт мәктәбе

 


Нет комментариев