Лениногорскилыда Россия Кубогының чираттагы этабында- алтын медаль
СПОРТ

Лениногорскилыда Россия Кубогының чираттагы этабында- алтын медаль

Россия Кубогына шахмат ярышлары дәвам итә. Аның тагын бер этабы июньнең азаккы атнасында Тольятти шәһәрендә узды.

Унбишенче Тольятти шәһәре округы Кубогы турниры – Россия Кубогына барган уеннарның бер өлеше булып тора.  Ә июньнең  башында Россия Кубогына барган уеннарның бер этабы Казанда үткән иде. Анда Лениногорскиның яшь шахмат остасы Маргарита Соловьева 3 нче- дәрәҗәле  урынга чыкты. Ул Тольяттидә үткән турнирда да катнашты.   

Бу ярышларда Маргарита үз-үзенә нык ышаныч белән уйнады. Турнирда шахматчылар яшь буенча төркемнәргә бүленеп, үзара көч сынаштылар. Үз яшендәгеләр арасында Лениногорск шахматчысы, көндәшләрен бер-бер артлы җиңеп, беренче урынга чыкты.  Яшь шахмат остасын һәм аның остазларын чираттагы уңышлары белән котлыйбыз!


Нет комментариев