Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Станислав Никифоров грек-рим көрәшендә бронза яулаган

Моннан берничә көн элек Лениногорск көрәшчесе Удмурд республикасының Можга шәһәрендә үткән турнирда бронза алуга иреште.

Грек-рим көрәше буенча IX традицион республика турниры Россиянең спорт мастеры Э. Б. Мурашов истәлегенә багышлап үткәрелә. Бу юлы ярышларда илнең 18 регионыннан килгән 220 грек-рим көрәшчесе бил алышты.

Лениногорск 3 нче спорт мәктәбе грек-рим көрәше бүлегендә тәрбияләнүче  Станислав Никифоров 60 килограммга  кадәр авырлык категориясендә чыгыш ясады. Турнирында ул Воткинск һәм Можга көрәшчесен  җиңеп, ярымфиналга чыккан иде.

Әмма анда Казан көрәшчесенә оттырды.  Өченче урын өчен көрәштә Станислав , Можга көрәшчесен техник яктан зур өстенлек белән җиңде һәм турнирның бронза призына ия булды.

Исламия Галимова тәрҗемәсе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев