Мђктђп тег белән яңалыклар
-
“Тамчы-шоу”да – безнекеләр
11 нче гимназиянең VII сыйныф укучылары (җитәкчесе - Гөлнара Шәрифуллина) "Яңа гасыр" каналында бара торган "Тамчы-шоу" тапшыруында катнашып кайтты. Яр Чаллы шәһәре гимназиясе укучылары белән очрашып, уен уртак нәтиҗә белән тәмамланган. "Укучылар башка балалар белән аралашып, дуслашып, бик канәгать, күңел белән кайттылар. Соңыннан телевидениедән шалтыратып, укучыларның ныклы әзерлеге, татарча дөрес...
-
Күңелләрдә – яз яме
Урмышлы мәктәбендә Халыкара хатын-кызлар көненә туры китереп, "Халык җәүһәрләре" дип исемләнгән фестиваль үткәрелде. Мәктәп коллективы халкыбызның рухи-мәдәни мирасын барлады. Бәйрәмгә укучылар ныклап әзерләнде. Халкыбызның борынгы җырларын һәм биюләрен өйрәнделәр. Кызларга да бүләк бар иде... Фестиваль әнә шул бүләктән башланып китте дә: егетләр кызларны вальска чакырды. Берсеннән-берсе матур көйләргә бөтерелде генә...
-
Әни бәйрәме
Бүген бәйрәм, бүген шатлык - Бүген әни бәйрәме! Әнине шатландырырга Алдым чәчәк бәйләме. Әни, сине чын күңелдән, Котлыйм бүгенге көндә. Һаман шулай, матур итеп Яшәргә язсын бергә!
-
Өебезнең яме
Әбиемнең исеме - Елена Ивановна. Ул балалар бакчасында эшли. Әбиемә 58 яшь булса да, ул барысына да өлгерә: безгә тәмле ашлар пешерә, дәресләр әзерләргә булыша. Ә кич белән бергә кызыклы тапшырулар карыйбыз. Без әбием белән стадионга, урманга, паркка бергә ял итәргә йөрибез. Әбиемнең иң яраткан шөгыле - гөлләр үстерү. Ул...
-
Әбиемә
Киң күңелле, тәмле телле, Әбекәем бар минем. Икәү бергә шатланып, Сөйләшәбез көн буе. Һәр көн саен шалтыратасың, Син бит миңа - зур терәк. Картайма әле, йөзгә җит син, Син бит миңа бик кирәк! Әбекәем, бәйрәмнәрдә, Түрдә булсын урының. Тынычлыкта, иминлектә Үтсен синең гомерең.
-
Йомшаккай
Песи, песи, пескәем! Бигрәк йомшак инде син. Шундый йомшак булганга, Бик яратам сине мин. Минем бик матур, йомшак, акыллы песием бар. Аның исеме - Йомшаккай. Мин аны кечкенә вакыттан ук карап үстердем. Йомшаккай кара төстә, ә тәпиләре ак. Ул ак оекбаш кигән кебек. Песием минем янымда сырпаланырга,иркәләнергә ярата. Кичтән минем...
-
Якын дустым
Минем якын дустым бар. Ул - кечкенә генә маэмай. Аның кушаматы да матур, яңгыравыклы: Граф. Ул аклы-каралы төстә. Графның күзләре төймә кебек, колаклары бик сизгер, койрыгы йонлач. Ул кечкенә булса да, усаллыгын күрсәтә белә. Чит кеше керсә, өрә, хуҗа икәнлеген белдерә. Граф уйнарга бик ярата. Мине мәктәпкә озатып кала, кайтканымны...
-
Иске Иштирәктә – “Аҗаган”
Иске Иштирәк урта мәктәбендә "Аҗаган" хәрби-патриотик уен үтте. Ул VII, VIII, IX сыйныф укучылары арасында маршировка белән башланды. Һәр команда үзенең исемен, девизын, эмблемасын яклады. Егетләр автомат сүтеп-җыйса, кызлар ату буенча осталыкларын күрсәтте. Медицина буенча көч сынашуда IX сыйныф кызларына тиңнәр булмады. Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә багышлап, Алсу...
-
Сәнгать күгендәге йолдызлар
Иң яхшы җырчыны, биючене, шигырь укучыны ничек ачыкларга? Өстәмә белем бирү үзәгендә моның серен яхшы беләләр. "Фа Солька" муниципаль конкурсы ярдәмендә алар сәләт ияләрен киң җәмәгатьчелеккә танытты. Бәйгедә, авыл мәктәпләре, балалар бакчаларыннан 4-12 яшьлек кызлар һәм егетләр катнашты. Фестиваль түбәндәге номинацияләр буенча концерт рәвешендә узды: "Нәфис сүз", "Хореография", "Музыка инструментында...
-
Укытучылар бәйгесе
Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының республика күләмендә үткәрелә торган "Мастер-класс" бәйгесенең муниципаль этабы үтте. Анда барлыгы 12 педагог катнашты. Нәтиҗәдә, I урынга - Чкалов исемендәге Шөгер мәктәбе татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ләйсән Хәлимова, II урынга - Сугышлы мәктәбе педагогы Резидә Солтанова һәм Керкәле мәктәбе мөгаллимәсе Сөгъдә Ямалтдинова, III урынга...
-
«Шигъриятле Шөгер төбәге»
Хәзер еш кына: "Балалар китап укырга яратмый. Аларны кәрәзле телефон һәм Интернет уеннары гына кызыксындыра", дигәнне ишетергә туры килә. Ә менә мин алай димәс идем. Чөнки йотлыгып китап укучы, иҗатка мәхәббәт тотучы балалар бар әле. Моның шулай икәнлегенә 11 нче гимназиядә үткән "Шигъриятле Шөгер төбәге" шигырь конкурсына баргач төшендем. Ул...
-
Куакбашлылар җиңде
Шөгердә район мәктәпләре арасында Ватанны саклаучылар көненә багышланган хоккей уеннары үтте. Хуҗалар бозында уйнаган командалар сынатмады. Кискен уен нәтиҗәсендә, беренче урынны Куакбаш егетләре яулады. Икенче урынга - Иске Шөгер, өченчегә - Шөгер мәктәбе командасы чыкты. Мәгариф идарәсе медаль һәм кубок белән бүләкләсә, Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм идарәсе җиңүчеләргә призлар...
-
«Музыкаль йолдызлар яңгыры»
Чаллы шәһәрендә "Музыкаль йолдызлар яңгыры" дип аталган балалар җыр фестивале узды. Анда 11 нче гимназия укучылары катнашып, Ләйсән Әглиуллина - беренче урын, Наилә Вилданова - икенче урын, Назилә Алишева һәм Ильзинаның вокал дуэты II урын алуга иреште. Аларның бу уңышында җитәкчеләре Ф.Әхмәтшина, Р.Хәсәншина, Р.Галимованың өлеше бик зур.
-
Чират җитте мәктәпкә
Моңа кадәр мәктәпләр, гадәттә, ата-аналар һәм шефлык итүче предприятиеләр ярдәме белән ремонтлана иде. Бу эшкә чик куелып, белем бирү учреждениеләре махсус программа нигезендә төзекләндереләчәк. Быелдан республикада мәктәпләрне төзекләндерү программасы старт ала. Өч ел эчендә барлыгы 787 мәктәпне яңарту көтелә, ә быел 154е төзекләндереләчәк. Билгеле булганча, бу исемлеккә 30 ел һәм...
-
Салкыннар килде
Мәктәп укучылары чираттан тыш каникулга чыкты. Кискен салкынайтып җибәрү сәбәпле, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы шәһәр һәм район мәктәпләрендә укуны туктату турында хәбәр итте. 23 градус салкын булганда - авыл мәктәпләренең, 25 градуста - шәһәр мәктәпләренең башлангыч сыйныфлары, 25 градуста - авылның, 27 градуста - шәһәрнең V - IX сыйныф...