Мђктђп тег белән яңалыклар
-
Тимәш мәктәбендә “Газиз туган телем” викторинасы
Мәктәбебездә "Газиз туган телем" исеме астында викторина уздырылды, дип хәбәр итә Тимәш мәктәбе сайты. Татар телендә аралашабыз икән, димәк, татар милләте яши, үсә. Милләтебезнең дәвамчысы булырлык укучылар бармы икән безнең арада?
-
Мәктәпләрдә — яңа дәрес
Росия Мәгариф һәм фән министрлыгы Кырым һәм Севастопольнең Россия составына кертелүенә бер ел булу уңаеннан тематик дәрес эшләгән. "Без бергә" дип аталучы дәрес Россия мәктәпләренең 1-11 сыйныф укучылары өчен каралган. Министрлык төбәкләргә әлеге дәрес күрсәтмәсе һәм эчтәлеген җибәргән инде. Мәктәп укучыларын борынгы чордан алып, бүгенгә кадәрге Кырым тарихы белән таныштырачаклар....
-
Лениногорскиның 6 нчы мәктәбендә “Хайваннар дөньясы серләре” дигән уен үтте
Бөтендөнья хайваннарны яклау көне уңаеннан, шәһәребезнең 6нчы мәктәбендә «Хайваннар дөньясы серләре» дип исемләнгән уен үтте. Анда шәһәр һәм районның барлык мәктәпләре дә катнашты. Чараны «Дала» заказнигы начальнигы Фәрит Динмөхәммәтов, мәгълүмати-методик үзәк һәм биология укытучылары оештырган иде. Ул дүрт турда үтте. Болар - «Хайванны фотодан танып бел», «Хайваннар турында кызыклы фактлар»,...
-
Төгәл фәнне үз иткән ул
Сугышлы мәктәбенең математика укытучысы Гүзәлия Зәкиҗан кызы Арсланованың шушы көннәрдә 55 яшьлек юбилее. Төгәл фәннәрне үз иткән Гүзәлия Зәкиҗан кызы тумышы белән Зәй-Каратай авылыннан. Урта белеме булган яшь кыз үзенең хезмәт юлын 1976 елда туган мәктәбендә китапханәче һәм башлангыч сыйныф укытучысы булып башлап җибәрә. 1980-1985 елларда Казан дәүләт педагогия институтында...
-
“Төнге дозор”
Беренче чирек тәмамланыр алдыннан Шөгер мәктәбендә үткәрелде бу уен. Аны мәктәбебезнең инженер-программисты Ленар Җәүдәт улы Халиков тәкъдим итте. "Гөлфия Вәлиевна, мәктәп күләмендә укучылар белән бер уен оештырырга уйлыйм әле, китапханәнең дә ачык булуы кирәк", дип үз фикерен җиткерде, уенның нинди юнәлештә барачагы турында әйтеп узды. Хезмәттәшемнең пөхтә, төгәл, эшкә җитди...
-
Экология буенча эзләнүләре өчен
Сугышлы мәктәбенең IX сыйныф укучысы Гүзәл Бикбова «Минем кече Ватаным» республика конкурсында III урын яулаган һәм Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының Дипломы белән бүләкләнгән. Министрлык тарафыннан әлеге конкурс ел саен үткәрелә һәм менә быелгысында «Гуманитар-экологик эзләнүләр» номинациясендә безнең район укучысына да бәхет елмайган. Шул ук мәктәпнең биология укытучысы Фәния Әхмәтова...
-
Иске Иштирәкнең беренчеләре
Үткән атнада Иске Иштирәк мәктәбендә булырга туры килгән иде. Укытучылар бүлмәсенә керүгә, беренче соравым: "Беренче сыйныфка быел ничә бала килде?" дигән булды. "Унтугызау",- диләр куанып. Аллага шөкер дип, җиңел сулап куйдым. Соң, мәктәпнең, шуның белән бергә авылның да киләчәген билгеләүче сан бит бу. Балаларның уникесе - Иске Иштирәктә, җидесе -...
-
Дәресләр беткәч тә – мәктәптә
Соңгы елларда ата-аналар, мәктәпләр үзләре дә БДИ турында сөйләп, шул хакта гына кайгырта башладылар. Ә бит бала өчен дәрестән соң булган вакыт та мөһим. Төрле түгәрәкләр эшчәнлеге гөрләп тормаса, укучының мәктәпкә карата кызыксынуы да кимергә мөмкин. Быел әнә шуңа басым ясаячаклар. Мәдәният сараенда узган мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе дә "Дәрестән...
-
Әзерлек тикшерелде
Шәһәр һәм районда мәктәп һәм мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренең яңа уку елына әзерлеге тикшерелде. Комиссия барышында укытучылар, тәрбиячеләр һәм башка җаваплы кешеләр белән янгынга каршы көрәш буенча инструктажлар үткәрелде. 13 нче мәктәптә күрсәтмә әсбаплар кулланып, бина буенча экскурсия оештырылды. Гадәттән тыш хәлләр идарәсе хезмәткәрләре директорларга янгын вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре...
-
“Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит”
Бүгеннән республикада "Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит" хәйрия акциясе старт алды. Бездә ул 18 августта Үзәк мәйданда узачак. Беренчел мәгълүматларга караганда, Лениногорск муниципаль районы буенча 133 беренче сыйныфка баручы бала һәм алтмыш сигез II - XI сыйныф укучысы ярдәмгә мохтаҗ. Муниципаль районның хәйрия эшчәнлеге буенча советы барлык оешма һәм предприятие җитәкчеләрен...
-
Мәктәптә - практикада
Сарабикол мәктәбенең "Ләйсән" лагерында эш тагын да җанланып китте, чөнки практика үтәргә дип Лениногорск музыка һәм рәсем сәнгате колледжы студентлары Айгөл Хәкимова һәм Илмир Сәхабетдинов кайттылар. Алар беренче көннән үк үзләренең талантларын, балаларны яратуларын күрсәттеләр. Айгөл дә, Илмир дә - безнең мәктәпне тәмамлап киткән укучылар. Укыган вакытта ук сәләтле, актив,...
-
Хәтердә сез, хәтердә...
Сарабикол мәктәбе коллективы Бөек Җиңү бәйрәменә багышланган чараларда актив катнашты. Обелиск янын тәртипкә китерү, хезмәт ветераннарына ярдәм итү, өмәләр оештырып, авыл урамнарын матурлау... Шушы эшләр янына сугыш вакытында балачаклары үткән өлкән кешеләрне мәктәпкә чакырып, алар белән очрашып, сөйләшеп кичәләр үткәрү дә өстәлде. 5 май көнне мәктәп ишекләре хезмәт ветераннары өчен...
-
Кырмыска кебек эшләдек
Узган шимбәдә Шөгер мәктәбе һәм өстәмә белем бирү үзәге территориясендә эш гөрләп торды. Бар укучы һәм хезмәткәр территорияне чистартырга чыкты. Бу көнне иртән иртүк урамда тырма, себерке һәм башка эш коралы күтәргән балалар төркеме мәктәпкә агылды да агылды. Быел чыгарылыш сыйныф укучыларын бу өмәгә катнаштырмадык. Аларның алда имтихан тапшырасы бар...
-
Без яшибез, димәк, балкыйбыз!
Фотода - шәһәребезнең 2 нче мәктәп укучылары. Татарстанда Тарихи-мәдәни мирас дип игълан ителгән елда укытучыларың, әти-әниләрен генә түгел, күпсанлы тамашачыны да куандырып чыгыш ясаган VII "А" сыйныфы укучылары алар. Елмаюлары да, кулларындагы байлык - тиңдәшсез галим Ризаэддин Фәхреддин китаплары да игътибарлы укучыга күпне сөйли. Бу укучылар Татарстан Диния нәзарәте тарафыннан...
-
Күңелләрне нурга төргән бәйрәм
Халыкара туган тел көне уңаеннан В.Чкалов исемендәге Шөгер мәктәбендә зур бәйрәм кичәсе узды. VI "А" сыйныф укучылары V-VII сыйныфлар өчен "Аулак өй" тамашасын күрсәтте. Милли киемнәргә киенгән кыз һәм егетләргә карап, сокланып туймаслык иде. Алар бу тамашаны оста итеп уйнадылар. Мисал өчен, Ләйсән Хаҗиева әби ролен бик матур итеп килештерде....