Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

“Тамчы-шоу”да – безнекеләр

11 нче гимназиянең VII сыйныф укучылары (җитәкчесе - Гөлнара Шәрифуллина) "Яңа гасыр" каналында бара торган "Тамчы-шоу" тапшыруында катнашып кайтты. Яр Чаллы шәһәре гимназиясе укучылары белән очрашып, уен уртак нәтиҗә белән тәмамланган. "Укучылар башка балалар белән аралашып, дуслашып, бик канәгать, күңел белән кайттылар. Соңыннан телевидениедән шалтыратып, укучыларның ныклы әзерлеге, татарча дөрес...

11 нче гимназиянең VII сыйныф укучылары (җитәкчесе - Гөлнара Шәрифуллина) "Яңа гасыр" каналында бара торган "Тамчы-шоу" тапшыруында катнашып кайтты.
Яр Чаллы шәһәре гимназиясе укучылары белән очрашып, уен уртак нәтиҗә белән тәмамланган. "Укучылар башка балалар белән аралашып, дуслашып, бик канәгать, күңел белән кайттылар. Соңыннан телевидениедән шалтыратып, укучыларның ныклы әзерлеге, татарча дөрес итеп сөйләүләре өчен рәхмәт белдерделәр",- ди 11 нче гимназия директоры Тәслимә Халикова. Күчтәнәч белән барган балаларны да буш кул белән җибәрмәгәннәр: татар язучыларының 25 китабын бүләк иткәннәр. Сүз уңаеннан, 11 нче гимназиянең "Тамчы-шоу"га бу өченче тапкыр барулары. Алдагы икесендә җиңү яулап кайтканнар иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Мђктђп