Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗГӘ ЯЗАЛАР

Күңелләрдә – яз яме

Урмышлы мәктәбендә Халыкара хатын-кызлар көненә туры китереп, "Халык җәүһәрләре" дип исемләнгән фестиваль үткәрелде. Мәктәп коллективы халкыбызның рухи-мәдәни мирасын барлады. Бәйрәмгә укучылар ныклап әзерләнде. Халкыбызның борынгы җырларын һәм биюләрен өйрәнделәр. Кызларга да бүләк бар иде... Фестиваль әнә шул бүләктән башланып китте дә: егетләр кызларны вальска чакырды. Берсеннән-берсе матур көйләргә бөтерелде генә...

Урмышлы мәктәбендә Халыкара хатын-кызлар көненә туры китереп, "Халык җәүһәрләре" дип исемләнгән фестиваль үткәрелде. Мәктәп коллективы халкыбызның рухи-мәдәни мирасын барлады.


Бәйрәмгә укучылар ныклап әзерләнде. Халкыбызның борынгы җырларын һәм биюләрен өйрәнделәр. Кызларга да бүләк бар иде... Фестиваль әнә шул бүләктән башланып китте дә: егетләр кызларны вальска чакырды. Берсеннән-берсе матур көйләргә бөтерелде генә укучылар.
Фестивальнең төп өлеше халкыбызның җыр һәм бию сәнгатенә багышланган иде. Сәхнәдә бер-бер артлы борынгы җырлар яңгырады. Әниләр хөрмәтенә яңгыраган бу җырлардан тирә-як моңга күмелде. Һәр сыйныфның үз җыры. Тамашачылар бик рәхәтләнеп, "Карауҗа авылы көе" (VI сыйныф), "Әй, зилем, зиләле" (II-III сыйныф), "Җомга" (IV сыйныф), "Бөрлегәнем, бер генәм" (VII сыйныф) "Әнисә" җырларын тыңлады. Залда яңгыраган җырлар тыңлаучыларны халкыбызның үткәненә, еракка алып китте шикелле.
Җырлар арасында IX сыйныфтан Ришат Бурнашев һәм Фәнил Хисамов "Әбиләргә бүләк" исемле кызыклы күренешләр тәкъдим итеп тамашачыны көлдереп тә алды.
Фестивальдә башкарылган халык биюләрен укучылар егетләргә һәм әтиләргә багышлады. Егетләребез үзләре дә биеп куйды, ичмаса! Равил Хисамов, Илназ Мостафин, Илфат Фәсхетдинов, Зөлфәт Хисамов, Ришат Бурнашев, Фәнил Хисамов үзләрен бик оста биюче итеп танытты.
Кызлардан Илүзә Бәширова, Вилүзә Сәйфуллина, Лиана Локманова, Гөлфия Ялалтдинова, Илсинә Абдуллина, Гүзәл Машина - биюләрнең бизәге булып тордылар.
II сыйныф укучылары Нәргизә Хисамова белән Искәндәр Хәбибуллин "Су юлында" исемле бию әзерләгән иде. Халкыбыз йолаларына туры килгән бу бию күренешләрен алар бик оста башкарды.
Фестиваль һәркем күңелендә җылы хисләр калдыргандыр. Тамашачылар исеменнән Сәгыйрь абый Сәлахетдинов укучыларга һәм шундый матур чыгышлар әзерләргә ярдәм иткән укытучылар коллективына зур рәхмәтен белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Мђктђп